Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеген Дамир Гарипов җитәкләде.

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Дамир Таһир улы Гарипов Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләнде. Аны бүлекнең шәхси составына ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм район башлыгы Айдар Сәлахов тәкъдим итте.

Дамир Таһир улы 1983 елгы, Татарстан АССРның Байлар Сабасы авылында туган. Югары белемле, 2016 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.

Эчке эшләр органнарына хезмәткә 2006 елда Саба Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сак бүлегенә милиционер-кинолог вазыйфасына керә. 2008 елдан Саба Эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләүендә хезмәт иткән. 

2018 елдан 2020 елга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча). 2020 елдан 2023 елга кадәр-Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары. 2023-2025 елларда-Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлекчәсе башлыгы. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының өченче һәм икенче дәрәҗәдәге «Хезмәттәге отличие өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International