Укучылар үзләренә кызыклы һәм киләчәктә белем алу өчен әһәмиятле булган фәннәрне сайлап, үзләренең белемнәрен һәм өстенлекләрен күрсәттеләр.
География аеруча популяр булган - аны 86 укучы сайлаган, физиканы 42 кеше сайлаган, химияне — 14, ә тарихны — 5.
Физика, химия һәм тарих буенча эшләр башкару өчен балаларга 3әр сәгать вакыт бирелде. Ә менә географиягә, аның күләмен исәпкә алып, бераз азрак вакыт бирделәр — 2 сәгать 30 минут.
Барлык тугызынчы сыйныф укучыларына уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!