Тантанада бөтен республикадан иң сәләтле укучылар катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында хезмәт (технология) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган 2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Дарина Багманова да бар иде.
Аның уңышы-шәхси талант һәм үҗәтлек нәтиҗәсе генә түгел, ә остазы, хезмәт укытучысы Петрова Светлана Сергеевнаның да тырышып эшләве нәтиҗәсе.
Дарина белән Светлана Сергеевнаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз.