Алар район предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли алачак: АТП, «Коммуналь челтәрләр» АҖ, «Юность» спорт мәктәбе, «Олимп», «Юбилейный», шәһәр һәм район мәктәпләрендә, «Управляющая компания» МУП, «Чистый город» ҖЧҖ, «Камский Бекон», «Лига»СТК.
Әгәр яшүсмер бер ай буе эшләсә, хезмәт хакыннан тыш, ул 2650 сум дәүләт матди ярдәме алачак. Ә эш бирүче МРОТтан да ким түләми (22440 сум).
Светлана Архипова: улымның җәй көне эшләргә карар кылуына мин бик шат. Минемчә, бу аның өчен акчаның чын бәясен белү өчен бик яхшы мөмкинлек. Үзең акча эшләгәндә, чыгымнарга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Ә тагын, ул үзенең ниндидер зур булмаган чыгымнарына акча эшли алачак, бу аңа күбрәк мөстәкыйльлек һәм үз-үзенә ышаныч бирәчәк. Кыскасы, мин монда бары тик плюслар гына күрәм.