Минзәләдә Россия эшмәкәрлеге көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 27 мае, сишәмбе

«Ялкын» яшьләр үзәгендә Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган тантаналы чара узды.

Катнашучыларны Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул районның социаль-икътисадый үсешендә бизнесның мөһим ролен билгеләп үтте, свода катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары, район территориясендә инфраструктураны үстерү планнары турында сөйләде.

— Без эшмәкәрләргә районны үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - диде Марат Кәримов.

Бизнеска ярдәм чаралары буенча эксперт Эльвира Фәссахова практикада файдалы мәгълүмат белән таныштырды. Аерым алганда, ул Туризм өлкәсендә эшмәкәрләрнең нинди ярдәмгә өмет итә алуы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Минзәлә муниципаль районындагы җәмәгать вәкиле Дамир Каюмов район җитәкчелегенә бизнес-бергәлек ягыннан ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук җирле эшмәкәрләр продукциясен алга җибәрү буенча үз идеяләре белән уртаклашты.

Чара кысаларында узган бүләкләү тантанасы Яхшы хәбәрдән башланды.

— «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар Советы» VI Республика конкурсы кысаларында Минзәлә районы эшкуарлар Советы «махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә диплом белән билгеләп үтте, — дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина.

Күпьеллык хезмәтләре өчен Минзәлә районы башлыгының Мактау грамотасы белән Ильяс Гәрәев, Маркел Пузырев, Замфира Шакирянова, Таһир Латыйпов, Гөлнара Сәмәркина бүләкләнде.

Авылда бизнес оештырган өчен-Мирфаяз Мирзаянов, Рөстәм Шәрифуллин, Әлфия мияссарова, Сергей Осипов.

Районда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстергән өчен-Светлана Асадуллина, Артур Даниелян, Камил Башкирцев, Раиф Шакиров. 

Районда эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм иткәне өчен-Эльвира Фәссахова.

Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды, шулай ук бәйрәм фуршеты да оештырылды.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-otmetili-den-rossiiskogo-predprinimatelstva

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International