Район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар 27413 гектарда чәчелгән. «Заиковский» ҖЧҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ механизаторлары берьеллык үләннәр чәчүне төгәлләделәр. Шулай ук «Заиковский» ҖЧҖ, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ, «Калмурза»ҖЧҖ хуҗалыклары да силос кукурузы чәчүне төгәлләделәр. «Калмурза» хуҗалыгында-1955, «Август — Минзәлә» хуҗалыгында 3835 гектарда рапс чәчелгән. Район буенча бу культура 8108 гектарда чәчелгән.
«Минзәлә таңнары» агрофирмасы механизаторлары чөгендерне 92,6 процентка чәчкәннәр.
Район хуҗалыклары үсемлекләрне карарга керештеләр, бөртеклеләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә. Хәзер кырларны чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы гербицидлар һәм пестицидлар белән эшкәртү бара.