2025 елның 5 маеннан 11 маена кадәр сәламәт озын гомер атналыгы уза.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Тулы канлы картлыкка ирешү сәламәтлеккә аңлы рәвештә якын килүне таләп итә. Чөнки нәкъ менә яшәү рәвеше безнең кәефебезне һәм актив тормыш фазасының озынлыгын билгели.
Сәламәт озын гомерле булырга омтылучылар өчен төп кагыйдәләр:
1.Ризыкка рациональ якын килү
Ачы, майлы ризыкларны һәм тозны артык күп куллануны чыгарырга кирәк. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр организмны көн саен витаминнар һәм микроэлементлар белән тутыралар. Әче сөт продукциясе иммунитетны ныгыта, D төркеме витаминнары остеопороз үсешен булдырмый кала. Омега-3 белән баетылган продуктлар йөрәк һәм баш мие эшенә ярдәм итә. Ашамлыкларны парда пешерү яки кыздырылганнан баш тартып пешерү яхшырак.
2.Су-энергия чыганагы.
Өлкән буын еш кына җитәрлек күләмдә сыеклык эчәргә оныта, бу исә канның куеруы һәм тромблар барлыкка килү куркынычы тудыра. Чиста җылы суны даими куллану матдәләр алмашын яхшырта һәм төрле авырулар куркынычын киметә.
3: күбрәк хәрәкәт!
Даими физик күнегүләр организмның чыдамлыгын арттыра, инфаркт һәм инсульт куркынычын киметә.

4: Акыл күнегүләре
Акыл эшчәнлеген даими стимуллаштыру хәтернең кимүен булдырмый калырга һәм баш миенең картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә.

5: көн режимын үтәү
Уяну, ашау һәм йокыга китүнең төгәл графигын үтәү биоритмнарны нормальләштерүне һәм йокы сыйфатын яхшыртуны тәэмин итә.
6: күрү һәм ишетү турында кайгырту
Белгечләр консультациясе күрү һәм ишетүнең яшьтәге үзгәрешләрен вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк.

7: актив аралашу
Якын кешеләр белән аралашу һәм социаль чараларда катнашу эмоциональ халәткә һәм гомуми хәлгә уңай йогынты ясый.

 

Көтелгән гомер озынлыгын арттыруга ирешүдә даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация зур роль уйный.

Өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру түбәндәге сәбәпләр аркасында мөһим:

Диспансеризация вакытында остеопороз һәм сыну куркынычы бәяләнә.

Даими медицина тикшерүләре авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен актуаль, чөнки алар шикәр чире, гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, остеопороз кебек хроник чирләргә күбрәк дучар.

Диспансеризация физик тикшерүләрне генә түгел, ә психик халәтне бәяләүне дә үз эченә ала, бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим. Бу депрессияне, когнитив тайпылышларны, социаль адаптация белән проблемаларны ачыкларга ярдәм итә.

Диспансерлаштыру пациентларны консультацияләүне һәм укытуны үз эченә ала. Бу өлкән яшьтәге кешеләргә үз сәламәтлекләрен яхшырак аңларга, үз авырулары белән идарә итәргә һәм табиблар киңәшен тотарга ярдәм итә.

Сәламәт озын гомер - сезнең кулда! Җан һәм тән сәламәтлеген күп елларга озайту мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

Табиб терапевт Сәгыйтов Альберт Юрьевич

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International