Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым  түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып,  пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль  граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли.

            Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Татарстан  Социаль фонд  бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк:

           - дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша;

           - «Минем салым» мобиль кушымтасы аша;

           - почта аша;

           - Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.

          2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта  иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына  туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы  яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.

          "Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә Социаль фонд  бүлегенә түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга кирәкми ", - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

            Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр  08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

            Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International