Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
28 апрель кичендә, төнлә һәм 29 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда секундына 17 м/с кадәр), төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.