Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-24 апрельдә кич, 25 апрельдә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә (Казанда 24 апрельдә кич һәм 25 апрельдә төнлә).;
- 25 апрельдә төнлә һәм иртән томан (Казанда да).
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.