Каты көрәштә 5 нче ТИҮ җитәкчесе беренче урынны яулады һәм 1 миллион сум күләмендә грант отты.
Быел конкурста 183 ТИҮ җитәкчесе катнашты. Шулардан 30 кеше— беренче, 90 кеше-икенче урынны алды.
Валентина Смородинованың җиңүе-аның актив эшен һәм үз эшенә тугрылыгын лаеклы тану.
Җиңүче үзе уртаклашканча, откан акчалар территорияне төзекләндерүгә тотылачак: Изыскательләр бистәсендәге 2/8 йорт өчен кече архитектура формалары (МАФлар) сатып алу планлаштырыла.
Моннан тыш, грантның бер өлеше чаралар үткәрү һәм халык белән эшләү өчен призлар сатып алуга китәчәк.
