Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Аглеева Рәисә Муллаҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Рәисә Муллаҗан кызы 1930 елның 15 апрелендә Оренбург шәһәрендә туа. 12 яшеннән колхозда эшли, уңыш җыя. Сугыш беткәч, 1948 елда техникумда укый. Соңрак Коканд шәһәрендә лабораториядә лаборант булып эшли башлый, аннан Карши шәһәренә заводка җибәрәләр. 1980 елда планлы икътисад бүлеге башлыгы вазифасыннан пенсиягә чыга.
Рәисә Муллаҗановнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән 3 бала үстерәләр. Әбинең 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Раиса Муллаҗановна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
.jpg)