Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе 13 мартта»эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне " үткәрә

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне»оештыра.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре эшкуарларга консультацияләрне түбәндәге адрес буенча үткәрәчәк: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, 3 нче кат. Алдан язылу өчен телефон номеры (8552) 32-06-78.

«Ачык ишекләр көннәре» нең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International