Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөхәммәдиева Нәсимә Сабирҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Нәсимә Сабирҗан кызы Дусай Кичү авылында туган. Нәсимә Сабирҗан кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле: Дусай-Кичү авылындагы Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли, аннан пенсиягә чыга.Нәсимә Сабирҗан кызының хезмәте күпсанлы бүләкләр: Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнде. Ире белән 3 бала үстерәләр. Әбинең 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Нәсимә Сабирҗановна! Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
