Дәүләт Думасы тугызынчы сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенең яңа тәртибен күздә тоткан закон проектын икенче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроекты координаторы Әлфия Когогина: «Инициатива Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен кирәкле профессиональ кадрларны алга таба формалаштыру өчен техникумнарга һәм көллиятләргә керүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән. Икенче укылыш өстендә эш барышында Дәүләт Думасында 43 төзәтмә каралды. Шунысы мөһим, сынау проекты гамәлгә ашырылачак төбәкләр саны 12 гә кадәр арттырылды. Уңай нәтиҗәләр очрагында бу тәҗрибә бөтен Россия буенча таралачак"»
Документ нигезендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ростов, Төмән, Липецк, Саратов һәм Кемеров өлкәләрендә, Краснодар һәм Камчатка крайларында, Төньяк Осетия – Алания Республикасында һәм Ямал-Ненец автоном округында тугызынчы сыйныфтан соң Урта һөнәри белем бирү оешмаларына керергә ниятләгән укучыларга бары тик ике чыгарылыш имтиханын гына тапшыру җитәчәк – рус теленнән һәм математикадан. 10 нчы сыйныфка баручылар элеккечә дүрт имтихан тапшырачак – икесе мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм икесе сайлап алу буенча. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен кирәкле минималь баллны төбәкләр үзләре билгели алачак.