2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 27 февралендә Минзәлә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев 10-11 сыйныф укучылары белән «Яшьләр арасында экстремизм куркынычы» темасына профилактик чара үткәрде. Балалар кейсларны тикшерделәр, деструктив агымнарга бирелгәнлек нәтиҗәләрен чагылдыра торган видеороликлар күрсәттеләр, шулай ук террористик һәм экстремистик характердагы җинаять һәм хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары билгеләнде.