Район башлыгы Айдар Сәлаховның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр, кадерле сугыш һәм кораллы көч ветераннары, Ватанны саклаучылар!

Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме белән ихластан котлыйм!

Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын раслый торган тантана.Ватанга һәм халыкка хезмәт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һәрвакыт төп максаты булды һәм шулай булып калачак та.
Тормышыбызга буыннан-буынга килүче ватанпәрвәрлек хисләре, батырлык һәм кыюлык чагылышы булып килеп кергән, йөз еллык тарихлы бәйрәм уңаеннан һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен телим. Илебез күге аяз, тормышыбыз имин булсын!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International