Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Уважаемые граждане!!!

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

11 февральдә кичен, 12 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарланачак.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: 

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International