Минзәләдә биш мәктәп командалары ГТО тапшырды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

ГТО программасы кешеләрне илһамландыра һәм берләштерә, милләтнең сәламәтлеген ныгытуга һәм җәмгыятьтә физик активлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

«Юбилейный» спорт мәктәбенең тест үзәгендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер»ВФСК кышкы фестиваленең муниципаль этабының беренче көне узды. Фестивальдә 5 команда катнашты: 1 нче, 2 нче, 3 нче, Гимназия һәм Калтак урта мәктәпләре.

Укучылар гимнастика эскәмиясенә иелү, көч гимнастикасы, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү нормативларын үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International