Семинарда балаларга татар телен өйрәтүнең яңача алымнары турында фикер алыштылар.
Район семинарында милли төркем тәрбиячеләре, балаларга татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр һәм башлангыч мәктәп укытучылары катнашты.
«Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Җамилова «балалар агропаркы»проекты буенча үз эшен күрсәтте.
Балалар бакчасында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Бала Сити» оештырган «Акыллы уеннар» проекты гамәлгә ашырыла.
Семинарда катнашучылар белән «Акыллы уеннар» буенча мастер-класс тәрбияче Гөлнара Якиева үткәрде.
Алинә Вәлиева һәм Гөлнара Юнысова «Алма Патриот»программасы ничек эшләве турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Семинар азагында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музыка җитәкчесе Чулпан илмендеева, туган телне өйрәтү буенча тәрбияче Гүзәл Шәкүрова җитәкчелегендә «Сертотмас урдәк» театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Башка балалар бакчалары тәрбиячеләре дә татар телен өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук мастер-класслар күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)