Минзәләдә «Җомга марафоны» узды

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Чара мөнәҗәтләр, вәгазьләр белән үрелеп барды.

Минзәлә районына татар, мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашу өчен «Җомга марафоны»проекты командасы килде. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе патронажы астында оештырылган чара Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында узды.

- Бу истәлекле чараның бездә узуына без бик шат. Ул театрның районыбыз татар җәмәгатьчелегенең рухи тормышын берләштерүче үзәкләрнең берсе булуын тагын бер кат күрсәтә, — диде «Минзәлә-информ» га театр директоры Фаяз Хизбуллин очрашу алдыннан.

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков оештыручыларны, очрашуга килгән барлык мөселманнарны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде, мондый чараларның югары тәрбия кыйммәтен билгеләп үтте.

Казанның «Алтан» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин күңелгә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, Динар Шәймәрданов нашидлар һәм мөнәҗәтләр башкарды. Чараны оештыручы «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарәсе рәисе Мансур Хашимов бу очрашуны уздыруга шат булуын белдерде. Чараны фонд директоры Илназ Гыйлемханов алып барды.

Районның милли, дини тормышында актив роль уйнаган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды: Минзәлә гимназиясе коллективы, район мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова, район мөхтәсибәтенең аксакаллар советы җитәкчесе, Аю авылы имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов, ислам нигезләре укытучысы Дания Гайнетдинова. 

Район Имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучысы Данил Арслановка, мәчетнең иң актив яшь мәхәллә әгъзасы буларак, мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашу азагында танылган Минзәлә шагыйрәсе Раушания Гимаева-Титова чараны оештыручыларга районның милли, дини җәмәгатьчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

Чарага район муллалары, абыстайлар, дин тотучылар, шәһәр мәктәпләре укучылары, Ислам белән кызыксынучылар җыелды.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoialsia-omga-marafony

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International