Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе "хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
27 гыйнварда кичен, 28 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә томан, юлларда көчле бозлавык, төнлә бозлавык.
- Казанда юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.