2025 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм көндез бозлавык көтелә. Киңәш итәбез: сак кына, ашыкмыйча гына хәрәкәт итегез, өслекләрнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.