Бүген Минзәлә районы территориясендә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмалар тарафыннан шартларның сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта Иҗтимагый совет рәисе Гөлфия Хәлимова, Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр бар иде: Иҗтимагый совет рәисенең 2024 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы, Иҗтимагый советның 2025 елга сыйфатны бәйсез бәяләү буенча эш планын тикшерү һәм раслау.
Утырышны ачып, Иҗтимагый совет рәисе Гөлфия Хәлимова уздырыла торган Совет утырышының гамәлдәге законнар кысаларында мөһимлеген ассызыклады һәм бу эшнең җәмәгать контроле формасының берсе булуына һәм гражданнарга мәдәният, мәгариф учреждениеләренең хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында башкарылуына игътибар итте.
Беренче мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет рәисе Гөлфия Хәлимова чыгыш ясады, ул НОК буенча Иҗтимагый советның 2025 елга эш планын расларга тәкъдим итте. Икенче мәсьәлә буенча Гөлфия Хәлимова фикер алышырга һәм расларга тәкъдим итте 2025 елга НОК буенча Иҗтимагый советның эш планын расларга. Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмаларда МОК 2026 елда узачак, дип искәртте.
НОК буенча Иҗтимагый совет карар кабул итте: НОК буенча Иҗтимагый советның 2025 елга эш планын расларга.