Район башлыгы Айдар Сәлаховның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу ике бәйрәм күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеген гәүдәләндерә һәм бердәмлек символы-чын патриотизм, һәр кешенең гражданлык җаваплылыгы үрнәге булып тора. Без барыбыз да, яшебезгә, динебезгә, һөнәребезгә, тормыш мәнфәгатьләренә карамастан, ил язмышы өчен үз җаваплылыгын тирәнтен аңлаучы бердәм халык. 
Икътисадый яктан иң алга киткән, мөстәкыйль Россия регионнарының берсе булган Татарстанның ил тарихында аерым урыны бар, ул 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе белән билгеләнгән. Бу республика тарихында иң истәлекле даталарның берсе. Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булды һәм булып кала бирә. Ул җирле үзидарә үсешенең һәм һәр кешенең иминлегенең нигезе булып тора.
Татарстан елдан-ел җитлеккәнлеген һәм үз үсешенә ышанычын күрсәтә. Без төзекләндерелгән йортлар, медицина үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, балалар бакчалары, юллар төзелүнең, фән һәм мәгариф үсешенең шаһитлары булып торабыз. Дәүләт сугыш һәм хезмәт ветераннары турында аеруча кайгырта. Болар барысы да республикабыз өчен горурлык хисен ныгыта, аның нигезе булып республикабызның Төп Законы – Татарстан Республикасы Конституциясе тора.
Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, сәламәтлек һәм һәр йортта иминлек телим! Бу бәйрәмнәр Россия, Татарстан һәм муниципаль районыбызның чәчәк атуы хакына барыбызны да берләштерсен!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International