Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Белякова Мария Ивановна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Белякова Мария Ивановна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мария Ивановна 01.11.1929 елда Минзәлә районының Маткауш авылында туа. Колхозда төрле эштә, сыер савучы булып эшли. Кияүгә чыга, ире белән Чиләбе шәһәрендә яши. Икенче балабыз тугач, туган ягыбызга кайттык. Мария Ивановнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 2 бала үстерәләр. Бинең 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар, алар аның янына еш киләләр.
Хөрмәтле Мария Ивановна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов