Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе җирле үзидарә депутатлары һәм партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән берлектә көзге каникул вакытында укучыларны укыту максатында финанс грамоталылыгы буенча ачык дәресләр үткәрә. Чарада Минзәлә шәһәренең мәгариф учреждениеләре актив катнаша. Район Советы депутаты, Аю авыл җирлеге башлыгы Минзәлә гимназиясендә ачык дәрес үткәрде. Финанс белеме дәресләре шулай ук 1 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә һәм Минзәлә педагогика көллиятендә уза.