Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге өлкән буын вәкилләре өчен тагын ике аралашу үзәге ачты

2024 елның 25 октябре, җомга

17 октябрьдән Ютазы һәм Алексеевск районнарында өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләре эшли башлады, аларның миссиясе - өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын мөмкин кадәр сыйфатлы һәм файдалырак итү.

Үзәкләрне Ютазы районы клиент хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина һәм Алексеевск районы клиент хезмәте җитәкчесе Наталья Уфимцева, муниципаль районнар җитәкчеләре, Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре активистлары, шулай ук иҗтимагый партнер-оешмалар һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре ачты.

Ике ачылыш та районнар өчен әһәмиятле вакыйга булып узды. Үзәккә беренчеләрдән булып килүчеләр өчен Ютазы районында  Мәдәният йортының иҗат коллективлары: балалар хоры, музыкантлар һәм инструменталистлар чыгыш ясады, ә Алексеевскиның өлкән буын аралашу үзәгендә кунакларны “Кояшкай” хореография студиясенең яшь биючеләре каршы алды. Чара азагында өйдә пешерелгән ризыклар белән бергәләп чәй эчү оештырылды.

Үзәк өлкән  яшьтәге гражданнар өчен очрашу, эчкерсез аралашу  урынына әйләнәчәк, анда гражданнар  үз мәнфәгатьләре белән уртаклашачак һәм рухи яктан якын кешеләр табачак", - дип,  фикерләре белән уртаклашты Илмира Салаватовна.

Бүгенге көндә республикада өлкән буын вәкилләре өчен сигез аралашу үзәге эшли инде. Азнакай, Яр Чаллы, Буа, Баулы, Арча, Балык Бистәсе, Ютазы һәм Алексеевск районнарының  клиент хезмәтләрендә Татарстан пенсионерларының ялын оештыру өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган: ял итү зоналары эшли, мини-китапханәләр ачылган, килүчеләр өчен  интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютерлар урнаштырылган, массакүләм чаралар үткәрү өчен җиһазландырылган бүлмәләр бар

Аралашу үзәкләрендә кунаклар өчен даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер буенча лекцияләр укыла, компьютер һәм финанс грамоталылыгы дәресләре, психологик тренинглар үткәрелә, шахмат турнирлары, рәсем һәм әвәләү дәресләре, милли кухня ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар уздырыла.

 

 

 

«Без киләчәктә аралашу үзәкләре челтәрен киңәйтү өстендә эшәячәкбез, чөнки безнең пенсионерларыбыз бик активлар. Монда алар яңа дуслар табалар,  уңайлы шартларда яңа шөгыльләр һәм күнекмәләр алалар, ә иң мөһиме,  кайгырту һәм игътибар тоялар. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле безнең үзәкләрдә 500дән артык чара узды, аларда 1000нән артык пенсионер катнашты», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Эдуард Вафин.

Өлкәннәр өчен үзәкләр дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  8-00 дән 17-00 гә кадәр , җомга көннәрендә 8-00 дән 15-45 кә кадәр эшли.

Актуаль яңалыклар белән  безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә да танышырга мөмкин. Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International