Мондый чара мәктәптә беренче тапкыр үткәрелә. Ата-аналар һәм балалар сәхнәдә үзләренең сәләтләре белән гаҗәпләндерделәр!
Биюләр, гитарада уйнау, җырлар, театр куелышы, шигырьләр декламациясе — залдагы һәр тамашачыга ошаган искиткеч ассорти. Чара гаиләләрчә җылы һәм күңелгә ятышлы булды.
— Мондый конкурслар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Һәр катнашучының үз гаилә традицияләре һәм казанышлары белән уртаклашу мөмкинлеге булды, бу җылылык һәм үзара аңлашу мөһите тудырды, - дип уртаклаша мәктәп укытучылары.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-sos-2-sostoialsia-tvorceskii-konkurs-moia-semia-lucse-vsex