Әлеге чара укучыларны эшче һөнәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Атна дәвамында урта-махсус уку йортларында: педагогика көллиятендә, медицина училищесында, Авыл хуҗалыгы техникумында мәктәп укучылары өчен Ачык ишекләр көннәре узачак.
Катнашучылар уку процессы белән таныша, демонстрацион дәресләрдә була, шулай ук укытучыларга һәм студентларга сораулар бирә алачак.
Мондый очрашулар үсеп килүче буынга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәчәк.