Минзәлә районыннан Гүзәлия Исламова «Авыл шагыйре " конкурсында җиңүче булды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында яшәүче талантлы якташыбыз Гүзәлия Исламова «Авыл шагыйре» әдәби иҗат конкурсының икенче турында һәм«Җыр язабыз» номинациясендә җиңү яулады.

Конкурс Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм «Татмедиа» АҖнең «мәйдан»филиалы тарафыннан үткәрелде. 

«Җыр язабыз» номинациясендә Гүзәлия Исламова «Сагыш елгасы»җыры тексты белән җиңү яулады. Бу җырга музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин язган. 

Бәйгегә йомгак ясаганда җыр беренче тапкыр Вәсим Әхмәтшинның хатыны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина башкаруында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

https://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/guzaliia-islamova-iz-menzelinskogo-raiona-stala-pobeditelem-konkursa-selskii-poet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International