2024 елның 17 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасының аерым үзәк һәм көнчыгыш районнарында урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар).
17 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда да) көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.
Казан буенча:
Болытлы. Бераз явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с. минималь температура төнлә +1..+3˚. Көндез максималь температура +4..+6˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Болытлы. Урыны белән явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с. төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚. Көндез максималь температура +4..+7˚.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Болытлы. Урыны белән явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с. минималь температура төнлә +1..-2, көньякта -5 кадәр. Көндез максималь температура +5..+7˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы)буенча:
Болытлы. Урыны белән явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с. минималь температура төнлә 0..-2, урыны белән -7. Көндез максималь температура +5..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал