Партнерлык (ислам) финанславы буенча предприятиеләрдән һәм халыктан социологик сораштыру үткәрү турында

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм халкыннан социологик сораштырулар үткәрә.

Социологик тикшеренүләр министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашып белешүләр» бүлекчәсендә онлайн сорашып белешүләр үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
бу елның 3 октябреннән 18 октябренә кадәр.

Предприятие җитәкчеләре өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie.htm

Халык өчен сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/anketirovanie-na-temu-spros-na-partnerskie-7155269.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International