Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Минзәлә районыннан гуманитар йөк китерелде

2024 елның 4 октябре, җомга

Ярдәм җыюда Татарстанның алты районы, шул исәптән Минзәлә районы да катнашты.

Шушы көннәрдә 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк шефлыкка алынган шәһәрләргә җибәрелде.

Бу акция Татарстан бердәмроссиялеләре оештырган зур проектның бер өлеше булды,

Минзәләлеләр 12 тонна яшелчә һәм 8 тонна шешәле судан торган зур йөк җыйдылар.

Гуманитар йөк формалаштыруда җирле предприятиеләр зур роль уйнады. «Изыскатель» компаниясе Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләрне кирәкле ресурслар белән тәэмин итеп, мең ярымнан артык биш литрлы шешә эчәргә яраклы су тапшырды.

Нәсим Дәүләтовның фермер хуҗалыгы шулай ук, унике тонна яшелчәнең унысын биреп, зур өлеш кертте.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskii-raion-peredal-20-tonn-gumanitarnoi-pomoshhi-v-podsefnye-goroda-lisicansk-i-rubeznoe

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International