Бүгенге көндә Минзәлә районында 100 яшь тулган дүрт өлкән кеше яши. Алар барысы да хатын-кызлар.
Мәгълүм булганча, быел Халыкара өлкәннәр көне белән йөзьеллык чиген узганнарны котлау өчен Татарстан Рәисе бүләк җыелмалары тапшыру турында Карар кабул итте. Татарстан рәисе һәм Минзәлә районы башлыгы бүләкләрен Минзәләдә яшәүче 102 яшьлек Оркыя Минһаҗевага район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды.
Оркыя Минһаҗева тумышы белән Актаныш районының Пучы авылыннан. 11 баладан бары тик ул гына исән кала. Абыйлары һәм апалары сабый чакта ук үлеп китәләр. Аның әтисе мулла була. Колхозга керүдән баш тарткач, терлекләрне көчләп тартып алдылар. Әтисе дә шактый яшьли үлеп киткәч, Оркыя авыру әнисе белән генә кала.
Ветеран Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтен дә яхшы хәтерли. Ул вакытта барысы да җиңү өчен бергә эшләгәннәрен искә төшерә. Тылда фидакарь хезмәте өчен яшь кыз Оркыя 1946 елның августында медаль белән бүләкләнә.
- Тормышыбыз авыр булды. Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыганда, иптәш кызларым ашарга ипи алып килә иде. Миңа да бирделәр. Ә мин аны ашамадым, ә әнигә алып кайттым. 24 яшендә кияүгә чыктым. Башта әни кияүгә чыгарга ризалык бирмәде, чөнки ул авыру иде һәм аны карарга кирәк иде. «Әгәр инде чыксаң, икебезне дә кайгырта алган кешегә генә чык», - ди иде ул. Безнең авыл егете Барыйга кияүгә чыктым. Аллага шөкер, ул минем өчен яхшы ир иде, улларыма үрнәк булырга тырышты, әниемне дә кайгыртырга булышты, — дип искә ала Уркыя апа.
1960 елда Минһаҗевлар гаиләсе Минзәләгә күчеп килә. Комсомол урамында үз йортларын салгач, алар шунда яши башлыйлар. Оркыя апа Минзәләдә төрле оешмаларда эшли. Башта май-чимал заводында, аннары сәүдә өлкәсенә күчә-педагогия училищесы ашханәсендә әзерләнгән камыр ризыклары белән сәүдә итә. Пенсиягә исә кирпеч заводыннан чыктым. Хезмәт ветераны Оркыя Минһаҗева республика һәм район җитәкчеләренең бүләкләрен шатлык һәм рәхмәт белән кабул итте.
Бүген Оркыя апа улы Рифкать карамагында үз йортында яши. Минзәләдә яшәүче кече улы Илдар да, оныгы да аның янына даими килеп йөриләр.
"Озын гомерлелекнең сере — актив тормыш рәвеше алып бару, режим буенча дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк — җимеш ашау", - ди улы Рифкать әнисе турында. Оркыя апа аягында йөри, акыллы, яхшы хәтерле, көндәлек вакыйгалар, ил яңалыклары белән даими кызыксына. Һава яхшы булганда ишегалдына чыгып йөри. Күзенә берничә операция ясады, шуның аркасында начар күрә һәм колагына катырак. Балаларына, оныкларына яхшылык һәм бәхет теләп, тәсбихләр кылып, догалар укып утырырга ярата.