Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз, ул шимбә көнне,30 сентябрьдә, 8.00 сәгатьтән Октябрь мәйданында узачак. Үз продукциясен һәм эшләнмәләрен хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук район мәдәният сараеның иҗат коллективлары да үзләренең бәйрәм программасын тәкъдим итәчәкләр.
Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!