Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, хәрби хезмәткә 18 дән 30 яшькә кадәрге 133 мең ир-ат кабул ителәчәк. Авыл җирендә яшәүче һәм кыр эшләрендә катнашучы кешеләр өчен ул 15 октябрьдә башлана.
Хәрби хезмәт срогы үзгәрмәячәк һәм 12 ай тәшкил итәчәк, яңа хәрбиләрне җыю пунктларыннан 15 октябрьдә җибәрә башлаячаклар.
Россиядә Хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру һәм Электрон көн тәртибе турындагы канун 2023 елның апрелендә кабул ителде. Реестр ярдәмендә хәрби хезмәткә чакырылучылар повесткаларны электрон форматта алачак. Тест режимында реестр 2024 елның көзендә Марий Элда, Рязань һәм Сахалин өлкәләрендә эшли башлаган. Реестрның тулы канлы эше 2025 елда башланыр дип көтелә.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/1-oktiabria-startoval-osennii-prizyv