Район башлыгы Айдар Сәлаховның өлкәннәр көне белән котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Зирәклек һәм игелек бәйрәме - Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу көн-шәһәребез үсешенә керткән өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, яшьләр белән юмарт уртаклашкан тормыш тәҗрибәгез өчен сезгә иң җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен таяныч һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз. Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез бүгенге шартларда аеруча кыйммәтле, чөнки яшьләр теләге белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ягыннан мәхәббәт һәм ихтирам телим!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International