Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлиева Тәүдихә Рәшит кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тәүдихә Рәшит кызы 05.09.1929 елда Минзәлә районының Бикбау авылында туа. Сугыш елларында Тәүдихә Рәшит кызының әнисе пешекче булып эшли, һәм ул әнисенә савыт-саба юар өчен су ташырга булыша. 10 яшемнән кырларда эшли. Пенсиягә «Гигант» колхозыннан чыга. Тәүдихә Рәшит кызының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 5 бала үстерәләр. Әби янына 11 оныгы, 21 оныкчыгы килә. 
Хөрмәтле Тәүдихә Рәшитовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International