Район башлыгы Айдар Сәлаховның медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Медицина хезмәткәре һөнәре җәмгыятьтә иң мөһим, мактаулы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Сез көн саен кемнеңдер тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз, иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, кайчак мөмкин булмаганны эшлисез, башкаларның авыртуына кызгану күрсәтәсез. Сезнең хезмәтегез тирән белем һәм югары осталык, аерым әхлакый сыйфатлар: күңел юмартлыгы, шәфкатьлелек, игелеклелек һәм сизгерлек таләп итә.

Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм! Сезнең күпьеллык һөнәри тәҗрибәгез-яшь белгечләр өчен үрнәк.
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тынычлык, игелек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим! Сезнең хезмәтегез өчен һәрвакыт рәхмәтебез һәм хөрмәтебез булсын! Бәйрәм белән!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы 

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International