Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир һәм су законнарының үтәлешен тикшерде.

2024 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында граждан милкендә законсыз төзелгән, составына Кильна елгасының яр буе полосасы кертелгән җир кишәрлеге булуы билгеләнгән. Гомуми файдаланудагы җирләрне дәүләт милкенә кайтару максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән. Татарстан Республикасы Тәтеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндерде. Суд акты участок чикләре турында бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора. Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International