Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
11 май кичендә һәм 12 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле явым-төшем көтелә, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарлана, көчле төньяк – көнбатыш җиле 15-17 м/с, (Казан шәһәрендә 15 м/с).
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.