Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

95 яшьлек юбилеен Минзәләдә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Латфуллина Шәмсия Ризатдин кызы билгеләп үтте.

Шәмсия Ризатдин кызы 1929 елның 28 апрелендә Минзәлә районының Дәвек авылында туа. 

Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1960 елда авыл кибетендә сатучы булып эшли башлый. Лаеклы ялга туган авылында төрле эшче вазифасыннан чыга. 1952 елда кияүгә чыга. Ире белән 5 бала тәрбиялиләр ( 4 кыз, 1 ул). Әбинең 12 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Шәмсия Ризатдиновнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен»медале белән бүләкләнә.

Хөрмәтле Шәмсия Ризатдинова!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International