Районнар буенча эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Минзәлә районында булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов белән бергә ул Конгрессның җирле бүлеге активы белән очрашты.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева, Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, район мәдәният бүлеге башлыгы Разилә Галиева, район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова катнашты.
Конгрессның уңышлы инициативаларын районнарга тарату белән беррәттән, район оешмаларының төп бурычы-һәр җирлекнең үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү.
Ирек Шәрипов Югары Тәкермән авыл җирлегендә бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән танышты.