Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 10 ноябре, җомга

95 яшьлек юбилеен Минзәлә шәһәрендә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дәүләтшина ГАЛИЯ ДӘҮЛӘТШИН кызы билгеләп үтә.

Галия Дәүләтшановна 1928 елның 10 ноябрендә Минзәлә районының Семәкәй авылында туган.
Сугыш вакытында туган колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли. Галия Дәүләтшиновнаның тумыштан ук күрү проблемалары булган, ялгыз, балалары юк. 12 ел сукырлар җәмгыятендә эшли.
Галия Дәүләтшиновнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен " медале белән бүләкләнә»
Хөрмәтле Галия Дәүләтшиновна! Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International