Артистлар Минзәлә һәм Тукай районнарының өч авылында чыгыш ясаячак.
Минзәлә районының авыл мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү өчен «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз» («Возвращайтесь быстрее») хәйрия концертлары куя башладылар
Бу акциядә Түбән Юшады, Түбән Тәкермән, Тауасты Байлар, Исәнгол, Яңа Айман, Калтак авыллары мәдәният хезмәткәрләре катнаша.
Беренче концерт 9 ноябрьдә Минзәлә районының Подгорный Тәкермән авылында узды.
— Тамашачылар безне бик җылы кабул итте, - дип хәбәр итә районыбызның талантлы артистлары.
Чираттагы концертлар Тукай районының Боерган (16 ноябрь) һәм Минзәлә районының Дәвек (18 ноябрь) авылларында узачак.Җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.