Дәүләт Думасы беренче укылышта социаль наем шартнамәсе буенча торак урынын чираттан тыш бирү өлешендә Торак кодексына төзәтмәләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «кабул ителгән инициатива авария хәлендә дип танылган торак милекчеләренә карата гаделсезлекне бетерүгә мөмкинлек бирәчәк. Гамәлдәге законнар буенча, социаль наем шартнамәсе нигезендә фатирда яшәүче гражданнар гына авария урынына чираттан тыш торак алу хокукына ия. Авария хәлендәге фатирларның хуҗалары исә мондый мөмкинлектән мәхрүм ителгән. Алар ташламалы торакны көтеп, авария хәлендәге йортта яшәргә яки коммерция шартларында фатир алырга мәҗбүр. Беренче чиратта, авария хәлендәге торак милекчеләре өчен чираттан тыш социаль найм килешүе буенча фатир алу мөмкинлеге авыр тормыш хәлендә калган аз керемле гаиләләргә ярдәм итәчәк».
Закон чыгару инициативасы Конституция суды карарын үтәү өчен эшләнгән һәм аз керемле дип танылган гражданнарның торак ихтыяҗларын канәгатьләндерү шартлары һәм тәртибе турындагы мәсьәләне системалы хәл итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.