
Дүрт аяклы ярдәмчене күрү сәләте буенча инвалид кеше ала ала, әгәр бу хакта аның шәхси реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА)язма бар икән
📩 Әзерләнгән эт алу өчен гаризаны граждан үзе дә, аның вәкиле дә бирә ала:
- СФР бүлекчәсендә яшәү урыны буенча;
- дәүләт хезмәтләре Порталы аша (https://www.gosuslugi.ru/600315/1/form);
- КФҮ аша;
почта аша.
Гариза бирү өчен түбәндәге документлар кирәк:
- граждан паспорты (туу турында таныклык — 14 яшькә кадәрге балага);
- ИПРА, әгәр ул 2016 елга кадәр эшләнгән булса;
- Әгәр гаризаны инвалид кешенең вәкиле бирә икән, аның паспорты һәм ышаныч кәгазе кирәк булачак (әгәр вәкил инвалид баланың ата — анасы булса, туу турында таныклык җитәрлек).
Аннан соң эт алу өчен юл күрсәтүче этләр мәктәбенә чакыруны көтәргә кирәк.
Дүрт ярдәмчене хуҗаның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлап алачаклар, ә тагын аларны бер — берсе белән аралашырга өйрәтәчәкләр.
❗Йөртүче эт инвалид гражданга бушлай бирелә, аны сатарга яки бүләк итәргә ярамый.