Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәлак булган яки авыр яраланган очракта, алар белән төзелгән поручительлек килешүләре буенча йөкләмәләрне туктату турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проекты хәрби хезмәткәрнең, ул һәлак булган яки I төркем инвалид дип танылган очракта, поручительлек килешүләреннән килеп чыккан йөкләмәләрен туктата. Кредит буенча поручительлек йөкләмәләре туендыручысын югалткан гаиләгә күчерелмәскә тиеш.
Закон проекты 2022 елның 24 февраленнән хәрби хезмәткәрнең поручительлек килешүләрендә катнашуы белән бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагылачак.
Элегрәк Дәүләт Думасы һәлак булган заемчының туганнарына кредит түләү бурычыннан азат итү турында закон кабул иткән иде.