Әлфия Когогина: балаларны карау буенча гаиләләргә түләүләр декреттан иртә чыкканда сакланачак

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта ата-аналарның декрет ялыннан чыкканчы баланы карау буенча айлык пособиегә хокукларын саклап калу турында закон проектларын кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «законнарга үзгәрешләр Россия Президенты кушуы буенча эшләнгән. Еш кына яшь әниләр, бала карау буенча пособие алу хокукын югалтып, балага ел ярым тулганчы ук декреттан чыгарга мәҗбүр булалар. Бу гаделсезлек, һәм без кабул иткән төзәтмәләр бу түләүләрне гаиләләргә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Үзгәрешләр «балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» һәм «вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминият турында» законнарга, шулай ук РФ Хезмәт кодексына кертелә. Федераль законнар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International